Алабуга нуры

Студентлар язы

13 апрельдә шәһәр мәдәният сараенда Алабуга институты студентлар язының гала-концерты узды. Төрле факультетларда белем алучы студентлар фестиваль өчен сайлап алынган иң яхшы номерларын күрсәтте.

Алабуганың иң борынгы югары уку йортында студентлар ай буе җырлар, биюләр өйрәнде, үзара ярышты, ә жюри иң матур, иң эмоциональ номерларны сайлап алды. Бәйгенең финалы шәһәр мәдәният сараенда үтте. Концертны Төркиядәге "киң колачлы ял итүләренең" нәтиҗәсен (боулингтан алып вертолетка кадәр) капларга тырышучы ике рус артисты алып барды. Алар кунакханә администрациясе һәм тамашачы алдында бурычларын концерт номерлары белән капларга тырышты. Җырның роктан алып джазга кадәр төрләре, скрипка, электр гитарасы, барабан, гармун бер-берсен алыштырып кына торды. Бию көйләре алдында әбиләр һәм чегәннәр, матрос һәм шотландиялеләр, туй, уен карталары һәм хәтта КФУның Алабуга филиалы проректоры да каршы тора алмады.

Нәтиҗәдә, беренче урынны үзара тарих һәм юриспруденция факультеты белән чит телләр факультеты бүлеште, икенче урында - физика-математика факультеты, өченчедә - психология һәм педагогика факультеты. Фестивальнең гран-при бүләге булачак филолог һәм журналистларга эләкте.

Налия Касыймова

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: