Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Таш йоткан 10 айлык сабыйны вертолетта Чаллыдан Казанга алып килгәннәр

Кызчыкка нибары 10 ай. 

Яр Чаллыда ун айлык кыз таш йоткан. Баланы вертолетта Казанның Балалар Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Бу хакта «Челнинские известия» сайты хәбәр итә. 

Таш сулыш юлларын каплаганлыктан, баланың тыны кысыла башлый. Республика балалар хастаханәсе табиблары рентген ярдәмендә ташның уң як үпкәдә кысылып калуын ачыклый. 1,5 сәгатьтән махсус эндоскоп ярдәмендә ташны алуга ирешәләр. Ташның зурлыгы - 7 мм.

Хәзер сабый үзен яхшы хис итә. Тиздән аны өенә кайтарачаклар.

Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев