Татарстан юлында машина аюны бәрдергән
Машина йөртүче имгәнмәгән.
Бүген төнлә Татарстанның Кукмара районында җиңел автомобиль аюны бәрдергән, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы авариянең шаһитларына сылтама белән.
Юл һәлакәте Ош-Юмья авылы янында булган. Биредә «Лада Калина» автомобиленең йөртүчесе аюны таптаткан. Аю вакыйга урынында ук үлгән.
Шаһитлар әйтүенчә, автомобильгә сизелерлек зыян килгән, ләкин машина йөртүче имгәнмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев