Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Татарстанда 17 яшьлек җайдак кыз һәлак булган авариянең видеосы чыкты

Кыз ашыгыч ярдәм килгәнче шунда ук үлгән.

Татарстанның Тукай районында кеше үлеменә китергән юл һәлакәтенең видеосы «Татар-информ» агентлыгы карамагында барлыкка килде.

Янәшәдән узып баручы йөк машинасыннан куркып, ат кызны КАМАЗ каршына атып бәрә.

Кадрларда атларның берсе, янәшәдән узып баручы КАМАЗ машинасыннан өркеп, җайдагын төшереп калдыруы күренә. Нәтиҗәдә, кыз йөк автомобиле астына килеп кергән. Искәртеп узабыз, йөк машинасы каршына шулай ук авария утларын кабызган җиңел автомобиль дә хәрәкәт иткән.

«Татар-информ» агентлыгының Чаллыдагы үз хәбәрчесе Валентин Кулагин белдергәнчә, фаҗига М7 автомобиль юлының 4нче километрында, Яңа бистә янында булган. Йөк автомобиленең үсмер кызны бәрдерүе турында хәбәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенә кичке дүрттә килгән. Нәтиҗәдә, 17 яшьлек кыз ашыгыч ярдәм килгәнче шунда ук үлгән.

Һәлак булган кызның әнисе аның атка атланып йөрергә яратуы хакында сөйләде. Ул шулай ук атның үзләренеке булуын да әйтте.

Йөк машинасының 39 яшьлек йөртүчесе сүзләренчә, ул үз полосасыннан хәрәкәт иткән, тизлеген арттырмаган. Ир-ат атка атланган кешенең аңа таба хәрәкәт итүен күргән. Атның җайдагын кисәк кенә алып ыргыткач, машина йөртүче моңа реакция белдерергә өлгермәгән һәм кызны таптаткан. 

Фото: © Валентин Кулагин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев