Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Татарстанда Ык елгасында 18 яшьтәге ике бертуган батып үлгән

Фаҗига сәбәбе ачыклана.

Бүген көндез Азнакай районы Күк Тәкә авылы янында Ык елгасында ике кеше батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Су коенганда 18 яшьлек абыйлы-сеңелле бертуганнарның батып үлгәнлеге ачыкланган.

18 яшьлек егетнең гәүдәсен судан шаһитлар чыгарган. Фаҗига урынында Азнакай янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме эшли.

Иртәгә эзләү эшләре 7нче зональ эзләү-коткару отряды коткаручыларының водолаз төркеме катнашында дәвам итәчәк.

Фаҗига сәбәбе ачыклана, ләкин урын су коену өчен билгеләнмәгән, диелгән хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев