Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе юллардагы куркыныч хакында искәртү өчен видеоролик төшергән

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, быелның 10 аенда 389 авария булган, аларда 16 бала һәлак булган, 403е төрле тән җәрәхәтләре алган.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе балалар һәм олыларга юллардагы куркыныч хакында искәртү өчен видеоролик төшергән.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, быелның 10 аенда 389 авария булган, аларда 16 бала һәлак булган, 403е төрле тән җәрәхәтләре алган.

«Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда вазгыять сизелерлек начарайды. Юл-транспорт һәлакәтләре — 25 фактка, җәрәхәтләнүчеләр саны 18 балага артты. Балалар үлеменә бәйле очраклар да 1,5 тапкыр (узган ел белән чагыштырганда 5 балага артыграк) күбәйде», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Һәлак булган 11 бала — пассажир, 5се җәяүле булган. Юл һәлакәтләренең 78 проценты машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев