Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

ТР ЮХИДИ идарәсендә Алабуга янындагы юл-транспорт һәлакәте турында сөйләделәр

Юл һәлакәтендә 68 яшьлек ир-ат һәлак булды.

Бүген 1 декабрьдә 6.30 сәгатьтә Алабуга-Гари-Абалач автомобиль юлының 9 нчы чакрымында «КамАЗ» вахта автобусы йөртүчесе «Мерседес» йөк машинасына бәрелгән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә автобусның бер пассажиры урында ук һәлак булган, калган пассажирлар һәм автобус йөртүчесе медицина оешмаларына китерелде, дип хәбәр итте ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эше бүлеге башлыгы урынбасары полиция подполковнигы Александр Севрикеев.

Севрикеев сүзләренә караганда, автомобиль юлының әлеге участогы юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннар исәбенә керми. Кичә генә Алабуга районы автоинспекторлары әлеге участокта автобусларны тикшерү буенча профилактик чара үткәргән булган.

«Автобус тизлегенә килгәндә, спидометр угы 60 чакрым билгесендә туктаган. Ә юлның бу участогында тизлекне сәгатенә 40 чакрымнан арттыру тыелган. Тикшерү барышында барлык гаеплеләр дә ачыкланачак», — дип сөйләде ТР ЮХИДИ идарәсе вәкиле. 

ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеген искәртә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев