Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Туристлар һәлак булган Яльчик күле янында давыл башланган мизгелнең видеосы чыкты

Өч минутлык видеода яңгыр һәм көчле җил башланганы күренә.

Яльчик күлендә ял итүчеләрнең автомобилендәге регистраторга төшерелгән видео чыкты. Өч минутлык видеода яңгыр һәм көчле җил башланганы күренә, дип яза «Татар-информ».

Беренче агач китәргә җыенган машина өстенә ава. Тагын бер минуттан палаткалар өстенә нарат агачы һәм шунда ук икенче яктан каен агачы ава. Шунда басып торган ир-ат аздан гына котылып кала.

«Без уң якта идек. Зәңгәр-кызыл төстәге мунча каршында. Анда зур, юан кәүсәле агачлар ауды. Аллаһ безне саклаган. Мин палаткада йоклый идем, миннән 1,5 метр ераклыкта тагын бер палаткада хатын-кыз йоклаган. Агачларның берсе аның өстенә үк ауган. Мин үз палаткамнан чыктым да башка туристлар белән аның янына йөгереп килдек. Ул үлгән иде инде. Ир-ат кулына бала күтәргән килеш йөгереп йөри иде, балага киемнәр бирдек. Бик куркыныч булды. Әмма ир-атлар югалып калмады, бергәләп агачларны кисеп, аларны күтәрә башладылар. Бу ялның кемнәрдер өчен соңгысы булуы кызганыч», — дип сөйли Волжскидан Екатерина.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Идел буе федераль округында начар һава шартлары аркасында 10 кеше һәлак булды, 76 кеше имгәнде.

Фото: видеодан скриншот.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев