Алабуга нуры

Янгын гомерне дә аямый

Үткән шимбәдә Зәңгәр (Голубой) бистәсендә шәхси йортта янгын вакытында 49 яшьлек хатын үлде.

Янгын турында хәбәр ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтен чакыру буенча бердәм номер 112гә сәгать 13.09да килгән. Янгын сүндерүчеләр утны 20 минуттан соң сүндергәннәр. Шулай ук янгында 58 яшьлек ир-ат та зыян күрә. Медицина хезмәткәрләре аның муен, баш һәм куллары пешүен ачыклый. Ул тәрәзәдән чыгып, котылып кала ала. Ә менә хатын-кыз инде ут чолгап алган веранда аша китә һәм чыгарга җитешми, дип хәбәр иттеләр Алабуга районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегендә.

− Хәзерге вакытта тикшерү бара. Янгын чыгуның ике сәбәбе карала − ут белән саксыз эш итү һәм электр челтәренең төзек булмавы, − дип аңлатма бирде Алабуга районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Александр Ябуров.

Хатын-кызның гомерен өзгән фаҗига социаль челтәрләрдә зур яңгыраш тапты. Светлана Асташинаны күпләр яхшы һәм ярдәмчел кеше итеп хәтерли. Өстәвенә, ул “үзенчәлекле” бала әнисе дә булган. Светлананың ике баласы калган. Һәлак булган хатын-кызның балаларына ярдәм йөзеннән битараф булмаган алабугалылар акча җыя башлаган инде.

Светлана бик яхшы кеше иде. Гомере буе коррекция мәктәбендә укытучы булып эшләде. Хезмәттәшләре аны игелекле, ярдәмчел кеше буларак искә алалар. Светлана онкология чирен кичерде, 40 көн элек әнисе әлеге мәкерле авырудан вафат булды. Светлана бу уңайдан бик борчылды. Аның яраткан ике баласы − кызы һәм инвалид улы калды. Мондый кешеләрне югалту бик кызганыч, − дип уртаклашты безнең белән Екатерина Капустина.

Фото Татар-информ” матбугат хезмәтеннән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: