Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Үзәк стадионда “Яшьләр бердәмлеге” дигән хәйрия акциясе булды

Акциянең асылы - кытай фонарьларын һавага җибәрү.

Яңгырлы көзге һава торышына карамастан, йөздән артык төрле яшьтәге алабугалылар бу көнне стадионга килде. Күбесе фонарьны үзләре белән алып килде, ә калганнары аны стадионда сатып алды. Бераз вакыт узганнан соң акцияне хуплап килгән барлык кеше тирә-юньдәгеләргә игелекле һәм кайгыртучан булу символы астында түгәрәк һәм йөрәк формалы фонарьларны һавага очыртты.

Сүз уңаена әйткәндә, фонарьларны "Юлдаш" һәм "Абак" кибетләрендә сатып алырга мөмкин иде. Җыелган акчалар Иске Юраш мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Айназ Гатауллинның дәвалануына китәчәк.

Алия Сираева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев