Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

1 апрельдән Алабугада шәһәр транспортында йөрү бәясе артачак

Бу транспорт чыгымнарының күтәрелүе белән бәйле.

Алабугада 1 апрельдән шәһәр транспортында йөрү бәясе артачак һәм 35 сум тәшкил итәчәк. Бу транспорт чыгымнарының гомуми артуы белән бәйле. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күрше шәһәрләрдә юл йөрү бәясе ел башында ук үзгәртелгән иде.

Алабуганың транспорт секторында квалификацияле кадрлар булмау- төп проблема булып кала. Шәһәр транспортында йөрү бәясен арттыру пассажирларны йөртүче шоферларның хезмәт хакын арттырырга һәм транспорт өлкәсенә яңа кешеләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Юл йөрү бәясе арту шулай ук ягулык-майлау материалларына чыгымнарның артуы һәм запас частьләрнең кыйммәтләнүе белән бәйле. Хәзер җәмәгать транспортында бер тапкыр йөрү бәясе 28 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев