Алабуга нуры

105 алабугалы короновируска каршы прививка ясаткан

Тагын 200 кеше вакцина кайтуын көтә.

Алабугага 140 доза вакцина кайтты. Оперштаб утырышында шундый мәгълүмат хәбәр иттеләр.

105 алабугалы короновируска каршы прививка ясаткан инде. Тагын 200 кеше вакцина кайтуын көтә. Вакцинаның киләсе партиясе 25 гыйнварда кайтырга тиеш. 

Бүгенге көнгә медицина, мәгариф һәм Алабуга шәһәр суды хезмәткәрләренә прививка ясалган. 

Короновируска каршы прививка ясатырга теләүчеләргә 4-41-28 телефоны аша шалтыратып язылырга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: