Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

12 километрдан артык юл, 5 километр тротуар: Алабуга районында юл эшләренә нәтиҗә ясадылар

2022 елда Алабуга районында 12 километрдан артык юл, 5 километр тротуар салынган һәм төзекләндерелгән.

Өстәвенә, тротуарлар моңа кадәр беркайчан да булмаган, җәяүлеләргә кәҗә сукмагы буйлап яисә олы юл кырыннан барырга туры килгән урыннарда барлыкка килде.

Шәһәр киңәшмәсендә Башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Евгений Николаев юл төзелеше йомгаклары белән таныштырды. Эш берничә программа буенча барды.

«Гамәлдәге асфальт-бетон катламлы юл-урам челтәрен төзекләндерү» республика программасы буенча, аны еш кына асфальт буенча асфальт дип атыйлар — 50 миллион сумлык эш башкарылган. Яр Чаллы шоссесы, Әйләнеч шоссе, Чапаев, Таҗи Гыйззәт, Швалев, Шомырт урамнарында, Колосовка, Бехтеревода, Казиле һәм Яңа Мурзиха авыллары урамнарында 5 километр автоюлга ремонт ясалган.Әлеге программа буенча августта өстәмә рәвештә 35 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде.

«Муниципаль юл фонды» программасын тормышка ашыруга 30 миллион сум бирелгән иде. Шул акчага шәһәрдә 3 километр тротуар салынды, 8 тукталыш павильоны алыштырылды, 12 ясалма тигезсезлек урнаштырылды, «Йолдызлык» балалар бакчасына бару юлында 560 метр урам яктыртылды.
Республика программасы буенча шәһәр һәм район юлларын вак ташлы-комлы катнашма белән каплауга 30 миллион сум акча бүлеп бирелде, шуның хисабына 4 километр юл төзекләндерелде.

Шәһәр урамнарын уңайлы булсынга бүлеп бирелгән 15,5 миллион сум акчага Тынычлык проспекты буйлап 600 метр тротуар, Таҗи Гыйззәт урамы буенча 900 метр диярлек тротуар салынды, Шишкин һәйкәле янында баскычлар яңартылды, Горький урамында хатын-кызлар гыйбадәтханәсе янәшәсендә машина кую урыннары киңәйтелде, халык судьялары һәм суд приставлары бинасының тирә-ягы төзекләндерелде, шәһәрдән чыгу юлында чәчәкләр түтәле ясалды.

«Спецстройсервис» ҖЧҖ юл-төзелеш оешмасы тарафыннан Галиәскар Камал урамында 550 метр тротуар төзелде, Алабуга шәһәрлегендә парковка яңартылды, Тынычлык проспектындагы мәчет янында тротуар һәм шәһәр Мәдәният сарае тирәсе төзекләндерелде.

Безнең район шулай ук «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль программасында катнашты. Аның буенча 1,4 километрга сузылган «Алабуга — Гари — Абалач» автоюлының ике өлешенә ремонт ясалган. Шул ук юлга республика бюджетыннан 22,6 миллион сум акча бүлеп бирелде, яңартылган юлның озынлыгы 961 метр тәшкил итте.

Юлларны төзү һәм ремонтлауның яңа чорына әзерлек башланды инде. Район башлыгы Рөстәм Нуриев кушканча, юл эшләре исемлеген төзегәндә, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен дә искә алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев