Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

2018 елда ничек яшәрбез

Өметләр тулы яңа ел яңалыкларга да бай. Шул исәптән хокук өлкәсендә дә. Салым һәм пенсиягә кагылышлы законнар, ЮХИДИ норматив актлары үзгәреш кичерде, Хезмәт Кодексының, табигатьне саклау документларының кайбер маддәләре яңадан каралды.

Беренче балага ярдәм

Владимир Путин башлангычы белән кабул ителгән Федераль закон нигезендә, быелдан башлап, беренче бала туу яисә беренче баланы уллыкка алу уңаеннан гаилә ай саен 8490 сум күләмендә акча алачак (2017 елның икенче кварталында Татарстан Республикасында балалар өчен кабул ителгән яшәү минимумы зурлыгы).

Республика медицина профилактика үзәгенең Алабуга муниципаль районындагы 19нчы бүлеге мөдире Лилия Саркарова сөйләвенчә, ул 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тудырган яисә уллыкка алган хатын-кызларга бирелергә тиешле, аларның Россия гражданлыгы булуы, ил территориясендә даими яшәве, гаиләнең җан башына кереме 13713 сумнан (2017 елның икенче кварталында Татарстан Республикасында кабул ителгән хезмәткә яраклы халык яшәү минимумының 1,5 тапкыр арттырылган зурлыгы) артмавы шарт булып тора. Мисалга, өч кешеле гаилә андый ярдәмне тулаем кереме аена 41139 сумнан артмаган очракта алачак.

Ай саен түләүләрне билгеләү өчен, бала туганнан соң алты ай дәвамында мөрәҗәгать ителсә, ул шул датадан башлап бирелә. Калган очракларда – мөрәҗәгать иткән көннән башлап алына.

Түләүләрне билгеләү өчен социаль яклау органнарына түбәндәге  документларны тапшырырга кирәк:

- баланың тууы яисә уллыкка алынуы турында таныклык,

- гариза язылган айдан алда килгән 12 календарь ай өчен гаилә әгъзаларының керемнәре хакында белешмә булган документлар,

- банкта ачылган исәп реквизитлары.

Документлар Спас урамы, 3 йорт адресы буенча дүшәмбе, сишәмбе һәм җомгада  8-17 сәгатьләрдә, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбедә 8-12 сәгатьләрдә кабул ителә, шимбә һәм якшәмбе – ял көннәре. Алабуга районында РМПҮ бүлегенең “кайнар элемтә” телефоны: 7-54-53.

 

Ана капиталы программасы озайтыла

Ана капиталы программасы 2021 елга кадәр гамәлдә булачак. 2018 елның 1 гыйнварыннан гаиләләр бу чарларның бер өлешен, балага өч яшь тулуын да көтеп тормастан, мәктәпкәчә учрежлениеләрдә укытуга тоту мөмкинлеге бирелә. Сүз ясле яисә балалар бакчаларында хезмәтләргә, шул исәптән, хосусый бакчалар өчен (әгәр аларның мәгариф эшчәнлеге алып баруга рөхсәте булса) түләү турында бара. Бу турыда “Российская газета” хәбәр итә. Хәтерләсәгез, моңа кадәр ана капиталын ана пенсиясен тулыландыруга, баланы укытуга яисә сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән баланы дәвалауга, шулай ук торак шартларын яхшыртуга тотарга мөмкин иде. 

Бу елның 1 гыйнварына безнең шәһәр һәм районда Пенсия фонды идарәсе ана капиталы алуга 5878 сертификат тапшырган. Аннан барлыгы 4882 гаилә файдаланган, 4485е кредит һәм займнар буенча беренчел кертем яки төп бурычны түләүгә тотылган.

 

Минималь хезмәт хакы артты

2017 елның декабре ахырында Россиядә минималь хезмәт хакын чираттагы мәртәбә арттыру турында закон кабул ителде, ул 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Яңа канун буенча минималь хезмәт хакы 9489 сум дәрәҗәсендә, ягъни хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумының 85  процентын тәшкил итә. Аңа кадәр ул 7800 сумга тигез иде. Ведомствода хәбәр итүләренчә, 2019 елда бу күрсәткечне 100 процентка җиткерергә, һәм шуның белән бу мәсьәләне ябарга ниятлиләр.

Минималь хезмәт хакын күтәрү, Россиянең Хезмәт министрлыгы мәгълүмәтенә караганда, 1,5 миллион кешегә кагылачак. Нәкъ менә шуның кадәр россияле минималь эш хакына ия. Шуларның яртысы – бюджет өлкәсендәгеләр.

 

Пенсияләр үсә

2018 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча пенсияләр 3,7 процентка, Алабугада уртача 465 сумга арта. Пенсиясе яшәү минимумыннан аз булганнар элеккечә федераль яисә төбәк бюджетларыннан өстәмә алачак, шуның белән аның күләме төбәктә яшәү минимумы белән тигезләшәчәк.  

Безнең шәһәрдә 16411 кешенең пенсиясе артачак.

 

Энергетиклар тыела

Россия территориясендә 1 гыйнвардан аз алкогольле энергетиклар җитештерү һәм сату тыела. Моннан искәрмә булып илдән читкә чыгарыла торган товарлар тора.

 

Салым ташламаларын алу гадиләшә

Россиянең Федераль салым хезмәте транспорт, җир, физик затлар милегенә салым буенча гаризаның яңа төрен раслады. Бу турыда Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.  Яңа гаризада салым түләүче ташламаларга хокукын раслый торган документларны тапшыру яисә андый документларның реквизитларын гына хәбәр итүме, шунысын сайлый ала. Соңгысында, салым хезмәткәрләре белешмәне документ бирелгән урыннан үзләре соратып ала, аннан соң ташлама хакында гариза иясенә хәбәр итә. Салым түләүчегә барлык мәгълүмәтне салым хезмәте сайтындагы “Шәхси кабинет” аша алырга мөмкин. “Шәхси кабинет” булмаган очракта, андый хәбәрне салым органы, күп функцияле үзәк, почта аркылы алып була. Хәзер “ПЛАТОН” системасы буенча түләү кертүче транспорт чарасы ияләре транспорт салымына ташлама турында гаризага нигездәге документларны теркәмәскә дә мөмкин.

Милек салымнары буенча ташлама бирелүен теләсә кайсы салым органына, шул исәптән “Шәхси кабинет” аша мөрәҗәгать итеп белеп була. Анык муниципаль берәмлектә милек ташламаларына хокук турында белешмә Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы “Милек салымнары буенча бәяләр һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмәт”  сервисында урнаштырылган.

 

QR-кодлы  ОСАГО полислары

2018 елның 1 гыйнварыннан ОСАГО полисының югары уң почмагында QR-код өстәлгән яңа төре пәйда булды. Аны сканлап, онлайн тәртибендә, автомобиль хуҗасы, идарә итүгә алынган затлар, иминиятләштерү полисы, иминиятләштергән фирма хакында тулырак белешмә алырга мөмкин. Бу мәгълүмәт Россиянең автоиминиятчеләр союзы тарафыннан бирелә, алар бу чара ялган ОСАГО полислары белән көрәшергә булышыр дип ышана.

Моннан тыш, 2018 елда көчләп тагылган яисә кирәкмәс иминиятләштерүдән баш тарту өчен вакыт 5 календарь көннән 14кә кадәр озайтыла.

 

Ягулыкка акцизлар турында

2018 елның 1 гыйнварыннан ягулыкка акцизлар арттырылачак – автомобильчеләрне хафаландырырлак вакыйгаларның берсе шул.  Дизель ягулыгы һәм бензинга алар литрына 50 тиенгә арта. Белгечләргә ышансаң, нәтиҗәдә, дизель ягулыгы һәм бензин 60 тиенгә кыйммәтләнәчә. Соңрак, төгәлрәк әйтсәк − 1 июльдән, акцизлар тагын 50 тиенгә артачак, ягъни җәен ягулык янә кыйбатланачак.

 

Камерага нигезләнеп – штраф

Хәзер юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, өченче затлардан алынган видеоязмаларга нигезләнеп, штраф салулары мөмкин. Моның өчен хәтта беркетмә дә төзисе түгел. Моннан алдарак илнең берничә төбәгендә сынап каралган “Халык инспекторы” дип аталган мобиль кушымта Татарстанда да эшли. Ул бүген бөтен илгә таратыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев