Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Агымдагы елның 10 аенда безнең районда яшәүче 218 кешедә яман шеш авыруы ачыкланган

Узган ел әлеге диагноз 310 пациентка куелган.

Мондый мәгълүматларны белгечләр Татарстан Республикасында онкологик авыруларны профилактикалау буенча тематик ункөнлек кысаларында китерә, ул 19-28 ноябрьдә узды.

Статистика мәгълүматларына караганда, яман шеш ел саен меңләгән россиялеләрнең гомерен өзә, күпләрне бу куркыныч чир инвалидлыкка китерә. Әйтик, безнең районда 2020 елның 10 аенда яман шеш авыруыннан 138 кеше үлгән, узган ел — 144 кеше. Бүгенге көндә табиб-онкологның диспансер хисабында 2092 пациент тора, шуларның 60 проценттан артыгы — хатын-кызлар.

Табиблар яман шешне булдырмас өчен, беренче чиратта үз-үзеңне кайгыртырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк, дип искәртә:

— начар гадәтләр (тәмәке тарту, хәмер) белән мавыкмаска;

— кояш нурланышыннан сакланырга;

— эш урыннарында сәламәтлек саклау кагыйдәләрен үтәргә;

— рациональ рәвештә тукланырга (яңа өлгергән яшелчәләр, җиләк-җимешләргә өстенлек бирергә, эшкәртелгән ит продуктларын еш кулланмаска);

— гәүдә авырлыгын билгеле бер нормада тотарга;

— даими рәвештә медицина тикшерүләрен һәм диспансерлаштыруны узарга кирәк, чөнки 1-2 стадиядә табылган онкологик авыруларның 95 проценты бүгенге көндә дәвалана.

Исегездә тотыгыз: яман шеш — ул диагноз, ә хөкем карары түгел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев