Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуга активистлары хәрбиләргә 30 тактик носилка җыйган

Узган атнада «Мәрхәмәтлелек планетасы» яшьләр һәм инвалид балаларның төбәк җәмәгать оешмасы нигезендә, хәрби хезмәттәгеләр өчен кирәкле носилкалар тегеп җыю эше башланды.

Бүгенгә 30 шундый җайланма әзер инде, шуның 8е тегелгән. Тегү төп проблема икән. АМР матбугат хезмәте хәбәренә караганда, белгечләрнең сәнәгый машиналарда тегүе таләп ителә. Тасмаларны гадәти машинада тегеп булмый. Беренчеләрдән булып «Мәрхәмәтлелек планетасы» оешмасы активистлары һәм 15, 17нче территориаль-иҗтимагый үзидарә вәкилләре эшкә кереште. КФУның Алабуга институты студентлары һәм директор Елена Мерзон үзе төп булышчылар булып тора. Алар тасмаларны җыюдан тыш, махсус операциядә кирәкле әллә ничә маскировка ятьмәсе үрде. 

Мобилизацияләнгәннәрнең әниләре һәм хатыннары да бу эшкә кушылды. Спас соборына йөрүчеләр дә, шулай ук районның балалар бакчалары, мәктиәпләре дә булыша. Теләге булган кешеләрнең барысын да чакырабыз. Оештыручылар: «Сәнәгый тегү машиналары бар, шуңа күрә аларда тегә белүчеләрне көтәбез», — диләр.

Гомуми эшкә һәркем өлеш кертә ала.

Шәһәрдә гуманитар ярдәм җыюның биш пункты эшли:
— Тынычлык проспекты, 24а («Мәрхәмәтлелек планетасы»), 10.00- 17.30;
— Нефтьчеләр проспектып, 29а («Барс» ЯҮ), 8.00-21.00, тел.: 8-962-572-85-30, 8-987-286-74-39;
— Алтынай урамы, 1 («Поле чудес» районы); 
— Әйләнеч шоссе, 7 («Инициатива Елабуги»).

Алабуга районында тактик носилкалар тегү буенча координатор Таңсылу Хөснуллинаның телефон номеры — 8-917-898-80-46. Булышырга теләүчеләр оештыручыга мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев