Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуга хатын-кызлары 8 мартка чәчәксез калырга мөмкин

Шәһәр флористларының фикере төрлечә. 

Чәчәк бизнесы хуҗалары чаң суга. Чәчәк продукциясе төягән машиналар таможняда тоткарлана һәм вакытлыча саклау складларына җибәрелә һәм аңлашылмый торган сәбәпләр аркасында тоткарлана.

Алабуга флористлары вәзгыятькә төрлечә карый. Кайбер чәчәк кибетләре чәчәкләрне алдан күпләп сатып алып куйган һәм килеп туган вәзгыятькә бәйле нинди дә булса кыенлыклар кичерми, аларның запасы озакка җитәчәк. Тик менә сатып алучыларны мондый букет озак куандыра алмас.

Башка флористлар инде чәчәкләргә кытлык кичерүен билгеләп үтә.

«Чәчәкләр белән тәэмин итү туктап тора, бу чүлмәктә үскән һәм киселгән чәчәкләргә дә кагыла. Соңгы партияне 14 февральгә үк алган идек, бүгенге көнгә алар бетте. Тәэмин итүчеләрдән җавап юк, товар кайтачак төгәл вакытны да әйтмиләр», — дип уртаклашты безнең белән чәчәк кибете хуҗабикәсе Ксения.

Инде бәяләр турында. Чәчәкләр кыйммәтләнә башлаган инде. Беренчедән, бу Гашыйклар көненә һәм Халыкара хатын-кызлар көненә ел саен бәяләр артуга бәйле. Икенчедән, керемнәрдә зур югалтулар кичергәннән соң, чәчәкләрнең яңа кайткан партиясенә бәяләр зуррак булачак. 

Хәзерге вакытта хризантеманың бер ботагын 200 сумнан, ә розаны 150 сумнан алырга мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бәяләр үзгәреше чит ил чәчәкләренә генә кагыла. Иң язгы лалә чәчәкләре Россиядән китерелә, шуңа күрә аларның бәясе үзгәрешсез калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев