Алабуга нуры

Алабуга медикларына короновируска каршы прививкалар ясалды

Кичә беренче ун кеше вакцинацияләнде.

Прививка ясатыр алдыннан алар анализлар биргәннәр, вируска каршы тәнчекләр булуын тикшергәннәр һәм шуннан соң гына терапевттан вакцинациягә рөхсәт бирелгән. 

Прививка ясаткан кешеләр әйтүенчә, прививка — үзеңне һәм әйләнә-тирдәгеләрне авырудан саклау чарасы. 

Исегезгә төшерәбез, «Спутник V» вакцинасының беренче партиясе узган атнада кайткан иде. Беренчеләрдән булып COVID-19 белән авыручылар белән эшләүче медиклардан тыш, риск төркемендә булучы мәгариф һәм социаль хезмәт өлкәсе хезмәткәрләре вакцинацияләнәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: