Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуга мәктәпләрендә короновируска каршы көрәшәләр

Районның белем бирү оешмаларында короновирус инфекциясенә каршы профилактика чаралары үткәрелә.

Алабуга районында 23 гомумбелем бирү оешмасы эшли. Икенче чирек башлану белән барлык мәктәпләрдә санитар-эпидимиологик кагыйдәләрне үткәрү дәвам итә.

Белем бирү учреждениеләрендә короновируска каршы көрәшү чаралары кертелгән. 
Профилактика кысаларында иртән температураны үлчиләр, һәр класска аерым кабинет бирелә, уку процессы махсус булдырылган дәрес һәм тәнәфес расписаниесе буенча оештырыла. Моннан тыш, ашханәгә керү графигы булдырылган, дезинфекция режимы көчәйтелгән, даими рәвештә һава зарарсызландырыла.

Көзге каникуллар вакытында барлык мәктәпләрдә юу һәм дезинфекциләүче препаратлар белән барлык бүлмәләр, өстәл-урындыклар, вентиляция рәшәткәләре юылган, бүлмәләр җилләтелгән. Моның өчен вируслы инфекцияләр вакытында кирәкле дезинфекция чаралары кулланылган .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев