Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуга район хастаханәсе хезмәткәрләре бер көнлек хезмәт хакын хәрбиләргә ярдәмгә күчерде

Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр

Алабуга үзәк район хастаханәсенең барлык бүлекләрендә эшләүчеләр хәзер махсус хәрби операция урынындагы мобилизацияләнгән гражданнарга булышып, бер көнлек эш хакын күчерделәр. 

Бу ирекле эш, ләкин берәү дә читтә калмады: табиблар, урта һәм кече медицина персоналы — хастаханә һәм сырхауханәнең барлык хезмәткәрләре дә хуплады. Хәтерләсәгез, илдә өлешчә мобилизация 1 ноябрьдә тәмамланды. Хәзер мобилизацияләнүчеләрнең бер өлеше бөтен Россиядән (шул исәптән Татарстаннан да) хәрби хәрәкәтләр урынында инде. Ярдәм бик тә кирәк. Алабуга ҮРХ хезмәткәрләре мобилизацияләнгән көрәшчеләргә, Донбас һәм Лисичанск балаларына берничә тапкыр гуманитар ярдәм тапшырган иде. Фронт өчен әһәмиятле әйберләрне ирекле рәвештә җыю дәвам итә. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә ҮРХ машина йөртүчеләре чәй каплары тутырып, функциональ диагностика һәм реанимация бүлекләре хезмәткәрләре җылылык саклый торган эчке киемнәр һәм перчаткалар җыеп китерделәр. 

Костенеево амбулаториясе һәм «Алстом» клиникасында эшләүчеләр ашамлыклар һәм җылы киемнәр алып килде. Җыю пунктына төрле бүлекләрдән бәйләгән оекбашлар һәм гигиена чаралары китерүләрен дәвам итәләр.

Моннан тыш, сугышка алынучыларның гаиләләренә булышачаклар һәм аларга бүгеннән үк ярдәм күрсәтелә. Мисалга, республика санаторийларына «Ана һәм бала» юлламалары бар. Әйтергә кирәк, Алабуга үзәк район хастаханәсендә эшләүчеләр гаиләләренең 15еннән ирләре яисә уллары хәрби комитетка чакыру алган инде. Әлеге гаиләләрнең барысы да баш табиб Рамил Сәфәров һәм АҮРХ профсоюз комитеты рәисе Румия Резвяковаларның шәхси күзәтүендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев