Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуга районы башлыгы СВО сугышчылары белән очрашты

Хәзер алар Алабугада ял итәләр.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар белән очрашты. Хәзер алар Алабугада ял итәләр.

Очрашу «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә узды, анда алар өчен кечкенә мәдәни программа әзерләнде.

Аннан соң хәрбиләрне чәй белән сыйладылар һәм алар Рөстәм Нуриев, ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов, Алабуга районы хәрби комиссары Николай Битюков белән сөйләшә алдылар.

Сөйләшү барышында сугышчылар район җитәкчелегенә аларга һәм аларның гаиләләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм туган шәһәрләреннән гуманитар ярдәмнең мөһим булуын ассызыкладылар.

Искәртеп узабыз, хәрбиләргә ике атнага отпуск бирелә. Сугышчылар әйтүенчә, бу вакытны алар туганнары һәм якыннары белән үткәрергә тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев