Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуга районы урманнарында тәүлек буе дежур тору оештырылган, патрульләр көчәйтелгән

Сәбәбе — янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү.

Янгын куркынычы арту сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 621 санлы Карары белән Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булу һәм транспорт чараларының анда керү вакытын майның 22сеннән 21 календарь көнгә чикләү кертелгән.

Чикләү республика фондына кергән җирләрдә урнашкан урманнарга кагыла. Урман өлкәсе белгечләре әлеге чикләү кертелү һәм аның вакыты турында кисәтү язулары урнаштыра, урман юлларына шлагбаумнар куя.

Алабуга урманчылыгындагы урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында тәүлек буе дежур тору оештырылган, шулай ук урманның ял көннәрендә халык күп йөри торган урыннарында вакытлы постлар булдырылачак. Гомумән, урман янгыннары турында хәбәр була калса, янгын сүндерү өчен көч тупланган, янгын чаралары әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев