Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуга районы халкы үзара салым программасында актив катнаша

Җыелган чаралар хисабына авыллар үсә һәм төзекләнә.

Татарстанда әлеге программа 2013 елдан тормышка ашырыла. Авыл халкына аеруча игътибар сорый торган мәсьәләләрне чишүдә үзара салым программасы булыша. Җыелган һәр сумга 4 сум өстәп, дәүләт ярдәм иткәч, мөмкинлек тә арта. Илмәт авыл җирлегендә яшәүчеләр моны яхшы аңлый. Анда бу программада халык 100 процент катнаша.

− Алар эшнең нәтиҗәсен күрә, − ди җирлек башлыгы Рәзимә Мингалиева.

Быел Ядегәр авылында Хәтер мемориалын тәртипкә китереп, аның тирәсен төзекләндергәннәр. 
− Илмәт авылында үзара салым акчасына ял паркын киртәләделәр, «Татнефть» гранты хисабына спорт мәйданчыгы төзеделәр. Узган елда «Авыл җирләрен комплекслы үстерү» программасы кысаларында балалар өчен һәм күнегүләр мәйданчыгы булдырылды. Нәтиҗәдә ял өчен менә дигән парк барлыкка килде, − ди җирлек башлыгы.

Яковлево авыл җирлегендә дә авылларны төзекләндерү буенча актив эшлиләр. Биредә юлларга зур игътибар бирелә. 

− Черенга авылында үзара салым акчасына Көньяк һәм Кояшлы урамнарга вак таш җәелде. Яңа Анзирка авылында ике тренажер, спорт комплексы һәм эскәмияләр урнаштырылды. Яковлевода матур сәхнә эшләнде, аның янына фонарьлар һәм утыргычлар куйдылар, − ди җирлек башлыгы Ольга Козырева.

Әйтергә кирәк, быел Алабуга районы хезмәтчәннәре 5 миллион сум акча җыйдылар һәм республика 20 миллион бүлеп биргән, шул рәвешле, җирле мәсьәләләрне хәл итү чараларының күләме 25 миллион сум тәшкил иткән.

− Барлык 15 җирлектә дә эшләр тәмамланган. Моңа юлларга асфальт салу, вак таш түшәү, су кертү һәм суүткәрү челтәрләрен төзекләндерү, шулай ук аларны алыштыру, яктырту эшләре, парклар, балалар һәм спорт мәйданчыклары керә. Барлыгы 30 объект (һәр җирлеккә якынча икешәр), − ди вакытлыча район башлыгы вазифаларын башкаручы Олег Колпаков. 

Үзара салым программасы кысаларында зур эшләр үткәрелә. Былтыр җыелган акча күләме күпкә азрак булган — 3 миллион 300мең сум, быелгысы — 5 миллион сум. 2023 елга план — 14 миллион сум. 

− Бу бик күп, ләкин барып чыгарлык дип уйлыйбыз. 2023 елга акча җыю буенча референдум үткәргәндә, халыкның уңай карашы күренде. Авылларның йөзе яхшыга таба үзгәрә бит. Кешеләр авылда да, шәһәрдәге кебек уңайлы шартларда яшәргә тиеш, − дип сүзен йомгаклады Олег Колпаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев