Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуга районы башлыгы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлый

Барлык алабугалыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!

Гаилә — һәр кеше өчен иң мөһим байлык, кеше бәхетенең нигезе. Гаиләдә без ата-ана булу шатлыгын татыйбыз, кирәкле тормыш тәҗрибәсен туплыйбыз, өлкәннәрдән зирәклеккә өйрәнәбез. Гаиләне без ныклы терәк итеп тоябыз, туганнарыбыз җылысы безне канатландыра һәм эшләргә, иҗат итәргә, ачышларга этәрә, якларлык көч бирә. 

Һәр гаилә парына теләгем — мәхәббәт һәм тугрылыкны озак елларга саклагыз, бер-берегезне хөрмәт итеп, аңлап яшәгез. Әлегә ялгыз булганнарга үз ярларын табуларын һәм бәхетле гаилә учагы булдыруларын телим. 

Алабуга муниципаль районы башлыгы, Рөстәм Нуриев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев