Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуга районында африка дуңгыз чумасыннан зыян күргән гаиләләргә компенсация түләделәр

Алабуга районына бәла килде — Танай авыл җирлеге территориясендә африка дуңгыз чумасы чыганагы ачыкланды.

Шимбә, 19 декабрьдә Танайка авылыннан ерак түгел кыргый кабаннарның мәетләре табылган, анализлары аларда африка дуңгыз чумасы булуын раслаган. Якшәмбе, 20 декабрьдә Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе күрсәтмәсе буенча Россельхознадзор, ветеринария хезмәте вәкилләре катнашында утырыш узды, 5 чакрым ераклыктагы зонада кешеләрнең һәм хайваннарның керү мөмкинлеген чикләү өчен Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре постлары куелды. Авыруның алга таба таралуын булдырмау максатыннан, кыргый хайваннарны аулау өчен Алабуга аучылык хуҗалыгыннан аучылар һәм егерьләр төркеме тупланды.

— Алабуга районында африка дуңгыз чумасы учаклары кабыну һәм кыргый кабан дуңгызларының үлүе ачыкланды. Хайваннардан алынган анализлар аларда куркыныч вируслы авыру булуын раслады. Муниципалитет тарафыннан гадәттән тыш хәлләр буенча оператив рәвештә комиссия оештырылды. Йорт хайваннарын, аларның продукциясен һәм чималын биш километр радиуста чыгару турында карар кабул ителде. 5 чакрымлы зонага Танай авыл җирлеге, Лекарево һәм Армалы авыллары керә. Бу торак пунктларның шәхси хуҗалыкларында һәм зур булмаган фермер хуҗалыкларында дуңгызларны тартып алу, кансыз ысул белән юк итү һәм барлык эпидемиологик нормаларга туры китереп яндыру буенча чаралар үткәрелде. Мал-туар хуҗаларына тартып алынган терлекләр өчен тиешле күләмдә компенсация түләнде, — дип шәрехләде район башлыгы урынбасары Олег Колпаков.

Район башлыгы «эшлекле сишәмбе» барышында йорт хайваннары тартып алынган гаиләләргә ашыгыч рәвештә түләүне башларга йөкләмә бирде. Шулай ук Рөстәм Нуриев, үткәрелә торган эшнең санитар-эпидемиологик таләпләр кысаларында алып барылуын, барлык гамәлләрнең дә республиканың Баш ветеринария хезмәте белән килештерелүен ассызыклады.

− Хәзер барыбызга да оешкан һәм оператив рәвештә, законнар нигезендә эш итәргә кирәк дип саныйм, − дип билгеләп үтте район башлыгы.

Йорт хайваннарын тартып алганнардан Танайка авылында яшәүче Наталья Мурашова беренче кеше булды. Авыру таралмасын өчен күрелгән профилактик чаралар нәтиҗәсендә, аның өч ана дуңгызын һәм бер ата дуңгызны йоклатырга туры килгән. Хатын-кыз сүзләренә караганда, ул бу токымны сигез ел чыгарган. Дуңгызлардан тыш, ул үз хуҗалыгында кәҗәләр һәм тавыклар тота. Наталья түләгән компенсациягә ит өчен бозаулар сатып алырга планлаштыра.

Шул ук вакытта, кешеләргә бу авыру кагылмый, ул бары дуңгызлар өчен генә хас, дип аңлатты Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илгиз Салихов.

Ветеринария белгечләре хайваннарны суеп, аны киләчәктә куллану тыела дип кисәтә, чөнки африка дуңгыз чумасы вирусы бик тотрыклы — ул

продуктларда, суда һәм тышкы мохиттә алты айга кадәр саклана, туңдыру һәм киптерү аңа тәэсир итми. Шул рәвешле, хәтта озак вакыт узгач та, ит һәм башка сугым продуктлары дуңгызлар һәм кыргый кабан дуңгызлары өчен зарарлану чыганагы булып кала.

Шул ук вакытта, социаль челтәрләрдә Танай урманы территориясендә кыргый кабаннарның үләксәләре табылу турында язалар. Малларның саламда ятуы күпләрне борчыган. Ул урманда каян барлыкка килгән соң? Аучылар сөйләвенчә, кабаннар гаиләсе көн дәвамында җан биргән. Алар яшәү урыннарыннан китмәгән һәм шунда ук үлгән. Ә камышларны (салам түгел) яши торган урынга хайваннар үзләре ташыган.

Белешмә өчен:

Африка дуңгыз чумасы — аеруча куркыныч, кискен йогышлы, вируслы авыру. Россиядә ул беренче тапкыр 2008 елда теркәлгән. Вирус елның теләсә кайсы вакытында төрле яшьтәге һәм токымдагы кыргый һәм йорт дуңгызларын зарарлый. Кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый. Авыру бик тиз тарала, үлемгә китерә, авыл хуҗалыгына зур матди зыян сала. Авыруны йорт һәм кыргый хайваннар, кошлар, кимерүчеләр һәм бөҗәкләр кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев