Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуга районында боз кичүе эшли башлый

Боз кичүе тәүлек әйләнәсендә хезмәт күрсәтәчәк.

Бу атнада Алабуга районында Кама елгасы аша боз кичүе ачылачак. Ул Алабуга районының Покровское һәм Түбән Кама районының Красный Ключ авылларын тоташтыра. 
Боз кичүен хезмәтләндерүче «Камская переправа» оешмасы бозны ныгыту эшләре башкарган. Бүген, участокны, боз калынлыгын һәм барлык нормативларга туры килүне тикшергәннән соң куллануга тапшыру турында нәтиҗә биреләчәк. 
Боз кичүе тәүлек әйләнәсендә эшләр дип планлаштырыла. Аның озынлыгы 640 метр. Автомобильләр өчен флажоклар белән билгеләнгән ике юл полосасы булдырылачак. Боз кичүен хезмәтләндерүче оешма боз калынлыгын вакытында үлчәргә һәм аны кардан чистартып торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев