Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуга районының авыл җирлекләре акчалата бүләк алды

Алабугада авыл җирлекләре арасында үткән «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» бәйгесенә йомгак ясалды.

Бүген эшлекле киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыкларына рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Өченче урынны Яковлево авыл җирлеге алды. Бу урынны алган өчен аларга 10 мең сум күләмендә приз бирелде.

Икенче урында — Олы Шүрнәк авылы җирлеге. Алар 15 мең сум күләмендә бүләккә ия булды.

Беренче урынны Иске Куклюк авыл җирлеге яулады. Аларга 25 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды. 

Район башлыгы карары белән Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрүдә һәм шәһәрне бизәүдә күрсәткән спонсорлык ярдәмнәре өчен «Эссен Продакшен АГ» АҖ, «Алабуга» МИЗы, «Ромекс-Кубань», «Ника-Петротэк» һәм «Грань» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләргә рәхмәт белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев