Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуга Роспотребнадзоры җәмәгать транспортын тикшерде

Тикшерү бүген иртән үтте. 

Роспотребнадзор һәм муниципаль контроль хезмәткәрләре җәмәгать транспортында санитар нормаларын үтәүне тикшерде. 
Автобус йөртүчеләрдән шәхси саклану чараларын, перчатка, антисептикларын күрсәтү соралды. Пассажирларны йөртү вакытында перчаткалары булмаган, дезинфекция сыекчасы савытында әзерләнү һәм саклану вакыты күрсәтелмәгәнлектән, кайбер шоферларга кисәтү ясалды. 
«Җәмәгать транспорты пассажирлары битлектә булырга тиеш. Автобус йөртүчесенең маскасы, перчаткасы булырга тиеш. Моннан тыш, куллар өчен антисептик, маршрутка салонын эшкәртү өчен дезинфекция сыекчасы булу да мәҗбүри. Бу сыекча салынган савытта аның исеме, концентрациясе, әзерләү һәм саклау вакыты күрсәтелгән булырга тиеш», — ди Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга районындагы белгеч-эксперты Динара Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев