Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуга табиблары диспансеризация турында сөйләде

Статистика буенча, күп кенә авырулар, шул исәптән яман шешләр дә, нәкъ менә диспансер тикшерүе вакытында ачыклана.

Тикшерү өч елга бер тапкыр үткәрелә. Әгәр сезнең яшегез кырыктан арткан икән, ел саен. Шул рәвешле, 2022 елда тулы профилактика медицина тикшерүе 2004, 2001, 1998, 1995, 1992, 1989, 1986, 1983 елларда туганнар һәм яше 40тан узганнар өчен каралган.

Шуны да истә тотарга кирәк, гадәти медицина тикшерүе барышында диспансерлаштыру вакытындагы кебек төпле тикшерү уздырмыйлар. Башта пациент тиешле анализлар бирә, онкомаркерлар скриннингын, флюорография үтә, анкета тутыра, аның тән температурасын, пульсын, кан басымын үлчиләр. Шул тикшерүләргә нигезләнеп, куркыныч бармы-юкмы икәне беленә. Диспансер тикшерүенең икенче өлешендә сәламәтлегендә тайпылышлар ачыкланган пациентларны карыйлар. 

Табиблар күзәтүенчә, гамәлдә, яше кырыктан узган кешеләр үз сәламәтлегенә җитдирәк мөнәсәбәттә, 18-30 яшьлек алабугалылар бик үк актив түгел.

Ай саен 1500 кеше диспансеризация уза. «Алабуга үзәк район хастаханәсе» ДАСУнең сырхауханәсендә 18 участок, бу филиалларны исәпләмәгәндә. Шулкадәр аз кешенең тикшерелүенең сәбәбе нидә? Бу хакта без гомумпрактика табиблары бүлеге фельдшеры Юлия Исаевадан белдек.

− Кызганыч, кешеләр диспансеризациянең кирәклеген һәм мөһимлеген аңлап җиткерми. Ул безгә, табибларга, «галочка» өчен генә кирәк дип уйлыйлар. Тик бу алай түгел! Мисалга, күпчелек очракта, яман шешләрнең башланып кына килгән чагы нәкъ менә диспансеризация вакытында ачыклана. Гражданнар шуны истә тотарга тиеш, тикшерүләр бик кыйммәт тора. Диспансеризация аларны бушлай үтәргә мөмкинлек бирә. Бу хезмәт күрсәтү мәҗбүри медицина иминиятләштерүенең (ОМС) төп программасына, федераль программага, кертелгән. Ул гамәлдә чакта, файдаланырга кирәк.
Мәсәлән, сөт бизләрен рентген белән тикшерү — маммография — 1500 сум тора. Тизәкне яшерен канга тикшерү — 2000 сум. Тагын әле канның гомуми анализы (ОАК), кандагы шикәр, холестерин, гемоглобин микъдарын тикшерү һәм башкалар. Кайбер анализлар күрше автошәһәрдә генә ясала. Акча күләме күпкә җыела.

Диспансерлаштыру узсаң, андый чыгымнарны урап үтәргә мөмкин. Үз шәһәреңдә һәм бер көн эчендә! Тикшерү нәтиҗәләренә карап, табиблар пациентның гомуми хәлен ачыклый. Диспансеризация яисә тулы медицина тикшерүе АҮРХ поликлиникасының 306нчы бүлмәсендә көн саен иртәнге сәгать 8дән көндезге сәгать 3кә кадәр үткәрелә. Үзең белән паспорт, медицина полисы, СНИЛС алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев