Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуга Яңа елны каршылый

Бәйрәмгә багышланган чаралар шәһәрдә 22 декабрьдән башлана.

Төп чыршы 22 декабрьдә Ленин мәйданында сәгать 16.00дә ачыла.   Бюджет оешмаларында эшләүчеләр карнавал йөрешендә катнашачак. Бу турыда “эшлекле сишәмбе”дә райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Людмила Рыбакова хәбәр итте.

23 декабрьдә сәгать 12дә  Пионер паркында балалар өчен “Кар бәйрәме” була.  Моннан тыш, биредә беренче тапкыр эт яратучылар конкурсы булачак. Шулай ук 2-8 гыйнварда көн саен 11-13 сәгатьтә “Барс” Яшьләр үзәге һәм яшүсмерләр клублары әзерләгән чара булачак.

25 декабрьдә 11 һәм  13 сәгатьтә Мәдәният сараенда часов в городском Дворце культуры инвалид балалар, күп балалы гаиләле һәм башка иҗтимагый категорияләр өчен хәйриячел чыршы бәйрәмнәре уздырыла. Сәгать 16.00дә сәләтле балалар өчен бәйрәм оештырылачак. Яңа ел чаралары барышында барлыгы 1100 бала катнашачак һәм бүләк алачак. Моннан тыш, бу көнне 60 актив бала Казанга президент чыршы бәйрәменә барачак.

25 һәм 26 декабрьдә сәгать 11.00дә һәм 27-29 декабрьләрдә  17 сәгать 30 минутта Ленин мәйданында балалар өчен Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары әзерләгән кышкы уеннар үтәчәк.

26 декабрьдә сәгать 10.00, 14.00 һәм 16.00дә Мәдәният сараенда этноелка узачак,  сәгать 17.00дә “Могҗизалар кыры”нда чыршы ачылачак.

30 декабрьдә сәгать 18.00дә  4-го микрорайонда бәйрәм оештырыла, ул сәгать 21.00дә файер-шоу белән тәмамланачак.

31 декабрьдә ссәгать 18.00дә Ленин мәйданында күңел ачулар башланачак:

18.00 – концерт программасы; уен мәйданчыгында кышкы мавыгулар;

19.00“Иң яхшы Яңа ел бизәве” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү;

19.30“Кама буе Кар кызы” һәм “Иң яхшы Кыш бабай” муниципаль бәйгедә җиңүчеләр чыгышы;

20.00бәйрәмне ачу тантанасы;

21.00 Шишкин буалары бәйрәмчә фейерверк;

22.00-2.00 – дискотека;

00.30-2.30 Мәдәният сарае алдындагы мәйданчык“Яңа ел хит-парады” күңел ачу программасы.

2018 елның 3 гыйнварыннан Алабуганың барлык спорт объектлары тулы тәртиптә эшли башлаячак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев