Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада 1 апрельдән җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта

Хәзер автобуста йөрүчеләргә өч сумга күбрәк түләргә кирәк булачак.

Апрельнең 1еннән җәмәгать транспортында йөрү өч сумга кыйммәтләнә, ул 28 сум торачак.

Ягулык-майлау материалларына, җиһазларга, техник хезмәт күрсәтүгә, пассажирларны һәм транспорт чарасының үзен иминиятләштерүгә бәяләр үсү аркасында, җәмәгать транспортында йөрү өчен түләү дә артты.

Бәя кыйммәтләнү мәсьәләсен алдан депутатлар комиссиясендә хәл иттеләр, анда халыкны йөртүчеләрне тыңладылар, аларның бәя артуга нигез булырлык документларын карадылар.

Моннан тыш, район башлыгы Рөстәм Нуриев кушуы буенча, пассажирларны йөртү сыйфатын яхшырту максатында, җәмәгать транспортының комплекслы схемасын эшләргә җыеналар. Мәскәүдән белгечләр килеп, пассажирлар агымын тикшерәчәк. Башкарылган эш нәтиҗәсенә карап, шәһәр һәм район буенча автобуслар хәрәкәтенең яңа тәртибе төзеләчәк, рейслар саны артыр дип көтелә. 

Әйтергә кирәк, күршеләрдә түләүләр гыйнварда ук күтәрелде. Мәсәлән, Чаллыда, Түбән Камада һәм Менделеевскида билет бәясе — 30 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев