Алабуга нуры

Алабугада 17 декабрьдән чыршы базарлары эшли башлый

Чыршы һәм наратларны өч урында сатып алырга мөмкин булачак. 

Иртәгәдән Алабугада чыршы базарлары эшли башлый. Урман гүзәлләрен өч урында сатып алырга мөмкин булачак. Бу хакта райисполкомның сәүдә бүлегендә хәбәр итәләр. 
Чыршылар «Лагуна» сәүдә үзәге янында (Нефтьчеләр проспекты, 11), Үзәк базар янында (Интернациональ урам, 2) һәм Иске базар территориясендә (Максим Горький урамы, 107) сатыла.
Чыршы базарлары көн саен иртәнге сәгать 9дан кичке 9га кадәр эшли. Базарлар эше 31 декабрьдә төгәлләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: