Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада җылыту сезоны башланды

Бүген балалар бакчаларына җылы биреләчәк.

Бүген Алабугада җылыту сезоны рәсми рәвештә башланды. Әлеге карарны Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов имзалады. 

«Җылылык челтәре һәм җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, күпфатирлы йортларның идарә оешмалары, торак милекчеләре ширкәтләре һәм балансларында җылылык энергиясе җиһазлары булган һәм социаль-мәдәни-көнкүреш объектларын җылылык энергиясе белән тәэмин итүче башка оешма җитәкчеләренә, нинди ведомствога карауларына бәйсез рәвештә, җылы бирү һәм аның сыйфаты буенча тиешле чаралар күрергә», — диелә карарда. 

Бүген балалар бакчаларына җылылык бирә башладылар, 23 октябрьдән — мәктәпләргә һәм калган барлык бюджет учреждениеләренә биреләчәк. Ә фатирларда җылыту 26 сентябрьдән башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев