Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада бер көнлек хезмәт хакын мобилизацияләнүчеләргә ярдәмгә тапшырырга тәкъдим иттеләр

Бу турыда район башлыгы үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Бүген Алабугада мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча Штаб киңәшмәсе узды. Бу хакта район башлыгы үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.

Ул хәбәр иткәнчә, Штаб утырышында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә беркетелгән кураторлар белән бу гаиләләрнең шәхси һәм гомуми проблемалары каралды: болар — балаларны өйгә якынрак булган мәгариф учреждениеләренә күчерү, медицина ярдәме алу, каты көнкүреш калдыклары өчен түләүдән азат итү, кредит каникуллары буенча сораулар һәм башкалар.

Моннан тыш, киңәшмәдә район предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләренең бер көнлек хезмәт хакын мобилизацияләнгән һәм махсус операциядә катнашучылар өчен кирәкле әйберләрне сатып алуга күчерергә дигән фикер әйтелде. Мондый карар һәр предприятиенең хезмәт коллективларында кабул ителәчәк. 

Бүгенге көндә шәһәрдә күңел ачу чаралары саны киметелде. Моннан тыш Яңа елны бәйрәм итүгә китәчәк чыгымнарны киметү варианты карала: җирле бюджет акчалары шулай ук мобилизацияләнгән һәм СВО сугышчыларына ярдәм күрсәтүгә юнәлдереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев