Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада бер тәүлек эчендә 2 кеше COVID-19 белән авырган

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус инфекциясе йоктыруның 85 очрагы ачыкланган.

Яңа вирус йоктырган 22 кеше хастаханәгә озатылган, 63 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 6 , 30дан 50 яшькә кадәр — 28, 50дән 60 яшькә кадәр — 13, 60тан 70 яшькә кадәр — 22, 70тән 80 яшькә кадәр — 15, 80нән 90 яшькә кадәр — 1 очрак ачыкланган.
Казанда — 44, Чаллыда — 10, Яшел Үзәндә — 7, Әлмәттә — 6, Түбән Кама районында — 3, Алабуга, Норлат һәм Питрәч районында — 2шәр, Аксубай, Алексеевск, Арча, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лаеш һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
1 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 10 424 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 9139 кеше савыккан, узган тәүлектә —64 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев