Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте

Конференция башланыр алдыннан район башлыгы Рөстәм Нуриев «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясендә катнашты.

Ул булачак беренче сыйныф укучыларына канцелярия кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырды.

Аннары ул шәһәрнең уку йортлары тәкъдим иткән мәгариф өлкәсендә яңа технологияләр һәм проектлар күргәзмәсе-презентациясен карады. Әйтик, быел азык-төлек блогы ныклап төзекләндерелгән 10нчы күппрофильле лицей виртуаль чынбарлык ярдәмендә мәктәп ашханәсенә эләгү мөмкинлеген тәкъдир итте. Лицей укучылары һәм укытучылары мәктәп ашханәсенең нинди булырга тиешлеген күрсәттеләр.

Alabuga International School халыкара мәктәбе таблеткалар бирүче роботны тәкъдим итте һәм эшләтеп күрсәтте. Медперсонал җитешмәгән вакытта, таблетка таратуның мондый ысулы пациентларга бик кирәк булыр иде, диләр монда. Дару алу өчен пациент роботка махсус беләзек белән кагылырга тиеш.

Әлегә навигация системасы эшләнештә. Киләчәктә робот мөстәкыйль хәрәкәт итсен өчен, бу процессны автоматлаштырырга планлаштырыла. Хәзерге вакытта робот коридор буйлап йөри һәм пациент янында туктала ала. Сүз уңаеннан, ул Алабуга үзәк хастаханәсендә апробация узган инде.

Билгеләп үтик, Халыкара мәктәптә робототехника төп роль уйный. Моңа балаларны өч яшьтән үк өйрәтәләр, ә бишенче сыйныфтан ук балалар программалаштыру белән шөгыльләнә. 

«Алабуга Политех» инженер STEM-көллияте, Алабуга политехника көллияте, 9нчы мәктәп, Юнармия йорты үзләренең яңа эшләнмәләрен тәкъдим итте.

Күргәзмәдә «Университетская» мәктәбе «Герой партасы» проектын тәкъдим итте. Аның төп үзенчәлеге шунда: парта өслегендә СССР, Россия Геройлары һәм Алабугада туып-үскән геройлар биографиясе һәм фотосы урнаштырылган. Мисалга, Муса Җәлил һәм Александр Епанешников. Парта өстендә ясалган махсус штрих-кодка телефон камерасын юнәлтеп, теге яки бу Герой турында видео карарга була. КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон билгеләп үткәнчә, мондый парта артында бары тик укуда, мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив булган һәм төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңү яулаган егетләр һәм кызлар гына утырырга лаек булачак. Мондый парта артында кемнең утырачагын мәктәп үзидарәсе хәл итәчәк.

Аннары пленар утырышта «Цифрлы чор балаларын тәрбияләү һәм укыту: традицияләр, өндәмәләр һәм чынбарлык» темасына докладлар яңгырады. АМР мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева үз чыгышын районда белем бирү процессына күзәтүдән башлады, мәктәпкәчә белем бирүнең мөмкинлеге төп өстенлекләрнең берсе булып кала, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев