Алабуга нуры

Алабугада иң актуаль проблемаларның берсе – сукбай этләр проблемасы

Социаль челтәрләрдә бу мәсьәлә буенча фикер алышмаган бер көн дә юк, күпләр әлеге проблеманы хәл итүне сорый, чөнки үзләре һәм балалары иминлеге өчен кайгыралар.

Чыннан да, сукбай хайваннар күптәннән халык өчен гадәти күренешкә әверелде: алар өерләре белән урам, ишегаллары һәм парклар буйлап йөри.

Билгеләп үтик, бүгенге көндә этләрне ату закон дәрәҗәсендә тыелган, шуңа күрә аларны тоту гына мөмкин. Моның белән хәзер “Горзеленхоз” шөгыльләнә. Әгәр эт сәламәт булса, алар аны кире, ягъни урамга җибәрергә тиеш. “Горзеленхоз” директоры Рим Сабирҗанов хәбәр иткәнчә, бер көн эчендә сукбай этләр турында хәбәрләр белән 25ләп кеше мөрәҗәгать итә.

– Мин элек этләрдән курыкмый идем, ә хәзер шикләнәм. Этләрнең хәтта балаларга да өреп ташланганнарын күргәнем булды, ярый әле узып баручылар һәрвакыт ярдәмгә килә, аларны куып җибәрә иде. Кечкенә токымлы этебез белән йөрергә чыгучы кызым өчен куркам, – ди алабугалы Алеся Ржавина.

Дүрт эт хуҗасы Екатерина Лемасова хуҗасыз этләр юк, дип саный. Алар йә элек йортныкы булган, йә хуҗаларыннан башка йөрергә чыгарылган хайваннар.

– Ике төр дә җавапсыз хуҗалар аркасында барлыкка килә. Кастрацияләү һәм стерильләштерү бу мәсьәләне хәл итә, чөнки андый этләр төркемнәргә җыелмый, агрессияле булмый. Һәм, кагыйдә буларак, өйдән качмыйлар, − дип саный ул.

Мондый этләрнең хуҗаларын җаваплылыкка тарту үтенече белән быел район җитәкчесе Рөстәм Нуриевка Тугарова урамында яшәүче Надежда Сильверстова да килгән иде. Хатын-кыз хәтта шәһәрнең үзәк урамнарында да эт төркемнәре белән берничә тапкыр очрашкан.

Мин алардан куркам, – ди ул. – Ни өчен хуҗалар үз этләрен чыгара һәм башка гражданнарның сәламәтлегенә куркыныч тудыра? Хайваннарның үзләрен ничек тотасын алдан белеп булмый бит.

Дәүләтнеке булмаган “Тугрылык” этләр приюты директоры Анжелика Ивашечкина да бу проблема белән яхшы таныш. Ул үз ярдәмчеләре белән көн саен ташландык хайваннарны җылыту, сәламәтлекләрен кайгырту һәм аларга яңа хуҗалар эзләү белән шөгыльләнә. 8 ел эшләү дәверендә алар инде 5 меңнән артык этне яхшы кешеләр кулына тапшырган.

– Һәр этнең үз билгеләнеше бар. Мәсәлән, эт-компаньон бар, шулай ук каравылчы, аучы, тик Алабугада моны бик азлар гына аңлый. Проблема шунда, күпләр гомумән токымның нәрсә икәнен аңламый, һәм билгеле бер төр эт өчен шартлар тудырырга әзер түгел. Ни өчен шәһәр буенча шулкадәр эт йөри? Чөнки хуҗалары алар белән йөрергә кирәклеген аңламый, ә эшкә киткәндә чыгарып кына җибәрә, − ди зоояклаучы.

Сүз уңаеннан, кайбер эт токымнары хуҗаларына аларны борынлык һәм муенчаклы баусыз йөртү закон дәрәҗәсендә тыела. Мондый токымнарга акбаш, Америка бандогы, амбульдог, Бразилия бульдогы, булли кутта, алапахлы чиста токымлы (отто) бульдогы, бэндог, бүре-эт гибридлары, волкособ (гибрид бүре), гуль дог, питбульмастиф, Төньяк Кавказ этләре, шулай ук әлеге токым метислары керә. Бу елдан “Хайваннар белән җаваплы эш итү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында Федераль закон”ның аерым нигезләмәләре үз көченә керде.

Әмма нинди генә законнар кабул ителмәсен, иң мөһиме - хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт. Кешеләр эт алу турында карар кабул итүгә җитди карамасалар, сукбай этләр кимемәячәк. Әгәр урамда йөрүче һәр хайванның хуҗасы булса, узып баручы кешеләр аннан курыкмаса, ул чакта эткә янә “кешенең иң яхшы дусты” исеме биреләчәк.

 

Юлыгызда сукбай эт очраса, нишләргә:

- паникага бирелмәгез, кычкырмагыз, кулларыгыз белән болгамагыз, гомумән, аны күреп алганыгызны белдермәскә тырышыгыз, яныннан тыныч кына узыгыз;

- этнең күзенә карамагыз! Күп кенә хайваннар турыдан-туры карашны агрессия дип кабул итә;

- әгәр эт сезгә якын икән (50 метрдан якынрак), бервакытта да чүгәләмәгез һәм күзенә карамагыз (бу турыдан-туры һөҗүмгә чакыру);

- яныннан акрын гына үтеп китәргә тырышыгыз, турыдан-туры булмаса да, хайванның үз-үзен тотышын күзәтегез;

- әгәр эт өрә һәм артыгыздан бара башлый икән, туктагыз һәм битараф булып күренергә тырышыгыз, әйтерсең, ул сезнең янда юк; еш кына шуннан соң этләр кызыксынуларын югалта, яныгызга килеп иснәргә һәм китеп барырга мөмкин. Эт китүгә, хәрәкәтегезне дәвам итә аласыз.

“Горзеленхоз”га сукбай этләр турында 8-917-268-20-83 номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: