Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада яңа блок-модульле казан төзелеше дәвам итә

Бүген терәк мачта куелды.

Алабуганың тарихи өлешендә яңа блок-модульле котельный төзелеше дәвам итә. Бүген төтен юлын алга таба ныгыту өчен терәк мачта куелды.

Блок-модульле котельный әле заводта җитештерелү стадиясендә. Хәзерге вакытта фундамент салына, электр кабеле сузыла, газүткәргечне монтажлыйлар. Проектны киләсе елның май аенда тапшырачаклар.

Искәртеп узыйк, бу җылыту казаны 1969 елда ук төзелгән. Казан нык искергән булу сәбәпле, аның эшендә өзеклекләр булгалады, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр һәм бюджет учреждениеләре җылысыз калды. Яңа котельный ярдәмендә бу проблема хәл ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев