Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада Яңа ел чаралары 20 декабрьдә башлана

Алар балалар чыршысы белән башланып китә.

Яшь алабугалылар өчен Яңа ел чаралары шәһәрнең Мәдәният сараенда үтәчәк. Мобилизацияләнүчеләр, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бәйрәм декабрьнең 20сендә, көндезге сәгать 12дә булачак. Шул ук көнне, 14.00 сәгатьтә сәламәтлек мөмкинлеге чикле балалар өчен Чыршы бәйрәме узачак. 

Декабрьнең 21ендә сәгать 14.00 һәм 16.00дә бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләрнең балалары өчен; декабрьнең 23ендә сәгать 16.00дә — район активистлары өчен бәйрәм чарасы булачак. 

Яңа ел бүләкләрен быел 4302 бала алачак. Бу бюджет өлкәсендәге хезмәткәрләрнең һәм социаль төрдәге балалар. Бу максатка 2,5 миллион сум акча бүленгән.

Яңа ел чаралары шәһәр паркларында һәм скверларында үтәчәк. 

22 декабрь 15.00 — «Чебурашка» паркында шәһәр чыршысын ачу;
23 декабрь 13.00 — «Өй янындагы бакча» скверында чыршы ачу;
26 декабрь 14.00 — Пионер паркында чыршы ачу;
27 декабрь 18.00 — «Могҗизалар кыры» микрорайонында чыршы ачу;
30 декабрь в 18.00 — 4нче микрорайонда чыршы ачу.

Казан Кремлендә 1-4 сыйныф укучылары өчен декабрьнең 22сеннән 24енә кадәр Президент чыршысы булачак. Декабрьнең 25ендә Казанның "Татнефть-Арена«сында 5-11 класс укучылары өчен бәйрәм оештырылачак.

«2023нче Яңа елны каршы алу» шәһәр чарасы Алабугада декабрьнең 31ендә кичке сәгать 18.00-21.00дә була. Төп сәхнәдә:

— «Шәһәр учреждениеләре һәм предприятиеләренең иң яхшы бизәлеше»; 
— «Яңа елга авыл торак пунктларының иң яхшы бизәлеше»; 
— «Кардан ясалган сыннар»;
— «Минем тәрбиямдә — супер йолдыз»;
— «Әкият һәр йортка керә» муниципаль конкурсларында җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев