Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада кичә 1 кеше Сovid-19 йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган. 

Яңа вирус йоктырган 18 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 6, 30дан 50 яшькә кадәр — 15, 50дән 60 яшькә кадәр — 8, 60тан 70 яшькә кадәр — 14, 70тән 80 яшькә кадәр — 3, 80нән 90 яшькә кадәр — 3 очрак ачыкланган.

Казанда — 23, Баулы һәм Чаллыда — 5, Биектауда — 4, Яшел Үзәндә — 3, Буа, Кама Тамагы районнарында — 2шәр, Азнакай, Апас, Балтач, Алабуга, Лениногорск районнарында берешәр кеше йоктырган.

11 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 18 534 очрагы теркәлгән. 

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 171 кеше савыккан, узган тәүлектә — 53 кеше.

Спутник-V вакцинасы 97 127 кешегә ясалган (соңгы тәүлектә 1 927). Шулардан 41 477 кеше икенче дозаны алган. 

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. КФҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итү,
5. Сырхауханәнең контакт номерына шалтырату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев