Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада, махсус хәрби зонадан кайткан сугышчы үзенә хат язган укучы кызны эзләп тапкан

Очрашу бик тәэсирле булды.

Бүген, махсус хәрби зонада хезмәт итүче сугышчы, көтмәгәндә 10 нчы номерлы күп профильле лицейга килеп, аңа ярдәм сүзләре белән хат язган укучы кызга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Сугышчы кичә отпускка кайткан. Иң беренче чиратта ул СВО зонасында булганда үзенә хат язган укучы кызны эзләп тапты. 9 класс укучысы Аделина өчен дәрестә хәрбине күрү зур сюрприз булды. Сугышчы очрашуга гаиләсе белән килде, кызга хаты өчен рәхмәт сүзләре әйтте һәм чәчәкләр бүләк итте.

Алабугалы бу хатны сентябрьдә гуманитар ярдәм белән бергә алган һәм шуннан бирле аны үзе белән йөртә. Сугышчы сүзләренчә, мондый куәтләү сүзләре язылган хатлар һәр хәрби өчен бик мөһим һәм бик кирәк. Аның сүзләрен ишеткән Аделинаның күзләренә яшь килде. 

Мондый ярдәм сүзләре язылган весточкаларның һәр сугышчыга мөһим һәм кирәклеген ассызыклады. Аделина, аның сүзләрен ишеткәч, кәефен төшерде һәм күз яшьләре чыгып китте.

Хатны ул бу темага багышланган дәрес вакытында язган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев