Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта

Хәзер алабугалылар 18 сум урынына 22 сум түләячәк. 

1 марттан Алабугада җәмәгать транспортында йөрү бәясе 22 сумга кадәр артачак.

«Соңгы тапкыр тариф 2018 елда үзгәрде. Ул вакытта ягулык-майлау материаллары 33 сум тора иде, ә бүген инде 47 сум. Бәя 40 процентка арткан. Барлык аспектларны анализлап, без хәзерге шартларда барысының да оттыруын аңладык: пассажир йөртүчеләр зыянга эшли диярлек һәм бу хәл үзгәрмәсә, тиздән алар барысы да ябылачак һәм халыкны беркем дә йөртмәячәк. Ә башка йөртүчеләр гамәлдәге тариф буенча эшләргә риза булмаячак», — ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Тимур Никонов.

Билгеләп үтик, район җитәкчелегенә юл бәясен арттыру инициативасы белән пассажир йөртүчеләр үзләре мөрәҗәгать иткән. Алар юл йөрү бәясен үзгәртү кирәклеген раслый торган берничә дәлил китергән. Иң мөһиме — бензин, машиналарга хезмәт күрсәтү, запчасть бәяләре арту. Шул ук вакытта шоферларга хезмәт хакы һәм салымнар түләргә кирәк. Өстәвенә, пассажир йөртүчеләр юл бәясен Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама шәһәрләрендәге кебек 25 сумга кадәр арттырырга кирәк дип белдергән. Мәсьәлә ике ай дәвамында каралган. Нәтиҗәдә, җентекле анализ ясаганнан соң, район җитәкчелеге юлның оптималь бәясе 22 сум дигән карарга килгән. Мондый бәя булганда, пассажир йөртүчеләр үз автопаркларын тәртиптә тота алачак, бу, һичшиксез, Алабугада җәмәгать транспорты мәсьәләсенә уңай йогынты ясаячак. 

«Мондый карар барлык фикерләрне исәпкә алып кабул ителде. Бу үзгәрешләрнең сәбәбе — намуслы ташучы үзенә зыянга эшләргә тиеш түгел. Минемчә, карар дөрес булды, әмма без үз ягыбыздан — муниципалитет та, җәмәгатьчелек тә пассажир ташучылар эшенә контрольне көчәйтергә тиеш. Узган атнада мин тикшереп карарга булдым: кичке сәгать 7дән соң барлык тукталыш яныннан уздым. Чыннан да, халык автобус көтеп тора. Бу вакытта таксистлар активлаша, әмма пассажир йөртүчеләр түгел, ә шәһәрлеләрнең җәмәгать транспортында йөрүе кирәк», − ди шәһәр Советы депутаты Илшат Шәйморатов.

Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, әгәр эшмәкәрләр мондый эшчәнлек төренә тотынса, моны барлык шартларны да үтәп эшләргә тиеш. 

Шулай итеп, пассажир ташучыларга түбәндәге таләпләр куелды:

— автобуслар маршрут һәм расписание буенча йөрергә тиеш, ә кеше күп йөри торган вакытларда линиядә автомобильләр санын арттырырга кирәк;

— барлык маршрут автобуслары да, мәгълүматны онлайн-режимда «Яндекс карталары» һәм "2ГИС"ка тапшырсыннар өчен, ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылырга тиеш. Ул чакта халык автобусның кайда барганын һәм тукталышка кайчан барырга кирәклеген карый алачак;

— пассажир йөртүчеләрне ташламалы категория гражданнарны ташу белән проблема булмасын өчен, шоферлар белән әңгәмә үткәрергә йөкләделәр;

— автобус салонында санитар-гигиена нормаларын мәҗбүри үтәү.
Беренче марттан соң җәмәгать транспорты буенча нинди дә булса халык тарафыннан кисәтүләр булса, алар башкарма комитетның транспорт бүлегенә 3-81-16 номеры буенча шалтырата алалар, анда аларның шикаятьләре эшкә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев