Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә кредит каникуллары бирүгә багышланган брифинг узды

Район башлыгы инициативасы белән үткәрелгән әлеге брифингта банк вәкилләре, гаилә кураторлары катнашты.

Бүгенге көндә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре алдында торган төп сорауларның берсе кредитлар түләүгә бәйле. Банк вәкилләре һәм гаилә кураторлары катнашында узган брифингта әлеге мәсьәләгә ачыклык керттеләр. 

− Штаб кысаларында алынган мәгълүматлар буенча сорауларның яртысыннан артыгы банк эшчәнлеге белән бәйле булуын күрәбез, — дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Олег Колпаков.

Мобилизацияләнгән һәм үз теләге белән хәрби хезмәткә китүчеләрнең күбесенең кредит һәм ипотекалары бар. Күп гаиләнең финанс хәле үзгәрү сәбәпле, алар банк алдында булган бурычларын үти алмый башлады. Шуңа да, мондый гаиләләр өчен кредит каникулларын игълан итү турында карар кабул ителде.

— Аларны мобилизацияләнүчеләр, контрактчылар, үзе теләп китүчеләр һәм аларның гаилә кешеләре алырга мөмкин. Каникуллар кулланучы кредитына да, ипотека кредитларына да бирелә. Бу — түләүләрне хезмәт иткән вакытка һәм шуңа өстәп тагын 30 көн эчендә кичектереп тору, − дип аңлатты бер банк вәкиле.

Бу чорда аларның төп бурыч һәм процент буенча түләүләре туктатылып тора. Әлеге мөмкинлектән хәрби хезмәткәрнең якын туганнары — тормыш иптәше, балалары һәм алар карамагында (иждивение) булган кешеләр файдалана ала.

Кураторлар кайбер гаиләләрдә булган проблемалар турында сораулар бирде. Әйтик, аларның берсе кредит каникуллары бирүне сорап язган гаризаның күпме вакыт эчендә каралуы белән кызыксынды. Банк вәкилләре әйтүенчә, аларның күбесендә җавап 10 көн эчендә бирелә.

— Әгәр 15 көн эчендә тискәре җавап килмәсә, кредит каникуллары автомат рәвештә бирелә, − дип өстәде берничә вәкил.

Кредит каникулларын хуплаганда да аңлашылмаучанлыклар барлыкка килгәли. Бер гаиләгә аларны хуплаганнар, ләкин процентларны алар әле дә түләргә тиеш. Бу гаилә турында мәгълүмат банкка тапшырылачак һәм аларның мәсьәләсе аерым хәл ителәчәк.

Ә менә аерылышканнан соң да бергә яшәгән ир белән хатынга бу ярдәм чарасы кагылмый. Гаиләләрнең берсе нәкъ шундый проблема белән очрашты. Аерылышканнан соң ир белән хатын кабат кушылган, ләкин рәсми рәвештә никах теркәлмәгән. Хатын-кызга төрле банкларда берничә кредит рәсмиләштерелгән. Тик, кызганычка, хәзер ул хәрби хезмәткәрнең юридик яктан якын туганы булмаганлыктан, ул үзенә кредит каникуллары рәсмиләштерә алмый.

Сораулар күп булганлыктан, брифингта хәрби хезмәткәрләр һәм аларның туганнары шалтырата алсын өчен телефон номерлары язылган аерым белешмәлек төзергә карар кылынды.

Шулай ук Олег Колпаков банк вәкилләреннән даими элемтәдә торырлык белгечләр бүлеп бирүләрен сорады.

Кредит каникуллары — заем алучылар өчен ташламалы чор, бу вакыт эчендә заем алучы кредит буенча түләми, ә аның графигы каникул срогына кичектерелә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев