Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада пандемия башланганнан бирле коронавирус белән 135 кеше авырган

27 кеше медиклар күзәтүе астында.

Пандемия башланганнан бирле Алабугада коронавирус белән 135 кеше авырган. Бүгенге көндә 27 кеше медиклар күзәтүе астында. Бу коронавирус белән авырган һәм авыручылар белән контактта булган алабугалылар, дип хәбәр итә табиблар.

Хәзерге вакытта коронавируслы авырулар өчен госпитальдә 49 кеше дәвалана. Пандемия чорында коронавируска 11,5 мең тест алынган. Коронавирустан 135 кешегә прививка ясалган. Алабугага вакцинаның киләсе партиясе 28 гыйнварда кайтыр дип көтелә. COVID-19дан прививканы ясатуга 370 кеше алдан язылып куйган.

«Киләчәктә вакцинаны транспортлап булыр дип планлаштырыла. Ул вакытта инде короновируска каршы прививканы авыл халкы һәм поликлиниканың башка филиаллары да куллана алачак», — дип хәбәр итте районның баш эпидемиологы Азат Гайсин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев