Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада Сабантуй гөрләп узды

Алабугада халкыбызның яраткан һәм көтеп алган бәйрәме Сабантуй 16 июньдә үтте.

Сабан туенда район башлыгы Геннадий Емельянов, район җитәкчеләре, кунаклар чыгыш ясады. Тантана көндезге сәгать 11дә башланып китте. Гадәт буенча чәчү батырларын хөрмәтләделәр. Чәчү батыры – 2018 исеменә ҖЧҖ “Нократ таңнары” механизаторы Василий Колбасов ия булды. Сабан туенда олылар да, балалар да күңел ачты. Алар милли йортларны карады, районыбызда яшәүче милләтләр көнкүреше белән танышты. Чүлмәк вату, йоиыркалы кашык белән йөгерү, колгага менү һәм башка бик күп чаралар булды. Нәниләр өчен көне буе аттракционнар эшләп торды. Балалар өчен аерым Сабантуй мәйданчыгы эшләде. Сабан туеның иң күркәм тамашасы ул бил алышу – милли көрәш. Быел абсолют батыр исемен Азат Кавиев яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев