Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада сәүдәгәр Шишкинга 2,5 метр биеклектәге һәйкәл куелачак

Һәйкәл Ленин мәйданында урнаштырыла.

Алабугада шәһәрнең танылган сәүдәгәре, уйлап табучы, филантроп һәм шәһәр башлыгы Иван Васильевич Шишкин һәйкәле макетын расладылар. Нәкъ менә ул беренче булып Алабуга шәһәрлеге манарасында төзекләндерү эшләре үткәрә, шәһәргә беренче суүткәргеч бүләк итә һәм бөек рәссам Иван Иванович Шишкинны тәрбияли.

Һәйкәл 2,5 метрдан артык биеклектә булыр дип планлаштырыла. Ул Ленин мәйданында урнашачак. Эшләр Алабуганың туристик код проекты кысаларында узачак.

Исегезгә төшерәбез, туркод кысаларында шулай ук шәһәрнең 68 бинасын, шул исәптән Спас соборын һәм Надежда Дурова һәйкәлен яктырту планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев