Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада соңгы тәүлектә 2 кешедә коронавирус инфекциясе расланган

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 54 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

27 кеше хастаханәләргә озатылган, 27 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 2, 30дан 50 яшькә кадәр — 17, 50дән 60 яшькә кадәр — 5, 60тан 70 яшькә кадәр — 19, 70тән 80 яшькә кадәр — 7, 80нән 90 яшькә кадәр 3 очрак ачыкланган.

Казанда — 21, Яр Чаллыда — 12, Яшел Үзән һәм Лениногорскида — 4, Түбән Камада — 3, Алабуга һәм Тукай районнарында — 2шәр, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Кама Тамагы, Минзәлә һәм Питрәч районнарында берәр очрак ачыкланган.

28 февральдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 17 977 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 14 575 кеше савыккан, узган тәүлектә — 29 кеше.

Барлыгы 81 643 кеше вакцина ясаткан (көненә 3 134 кешегә арткан), шул исәптән 13 729 кеше икенче дозаны алган.

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. КФҮкә мөрәҗәгать итү,
5. Сырхауханәнең контакт номерына шалтырату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев