Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада ятим балалар өчен йорт куллануга тапшырыла

Күп катлы йорт «Торак һәм шәһәр мохиты» илкүләм проекты буенча төзелде. 

Алабугада 105 фатирлы яңа йорт яраклылык турында сертификат алды. Бу хакта ТР дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Күп катлы йорт республиканың социаль ипотека программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохиты» илкүләм проекты буенча төзелде. Ул Алабуганың Танайка микрорайонында урнашкан.
Йорт куллануга тапшырылу белән 105 гаилә фатирлы булачак. 26 квартира ятим балалар өчен билгеләнгән. Йорт янәшәсендәге террритория төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев