Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

“Алабугада җәйге кичләр” тантанасы ачылды

Бу көннәрдә Алабугада төрле жанрдагы музыкаль әсәрләр яңгыраячак.

10  июльдә Борис Березовскийның “Алабугада җәйге кичләр” II Халыкара фестивале ачылды. Әлеге фестиваль Россиянең атказанган артисты һәм дөньякүләм танылган пианист Борис Березовский башлангычы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Чараны оештыручылар – ТР Мәдәният министрлыгы, Алабуга муниципаль районы администрациясе һәм Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге.

Фестивальнең рәсми өлешен ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, бөтен дөньяга танылган пианист Борис Березовский ачып җибәрде.

Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар адресына РФ мәдәният министры Владимир Мединский исеменнән котлау телеграммасы укылды:

“Кадерле дуслар! Кунакчыл Татарстан җирендә колачлы музыкаль форумнар үткәрү күптән матур йолага әверелде. Сезнең проект тамашачыларның классик сәнгатькә ихлас мәхәббәтнең ачык  дәлиле булып тора. Саф һавада үзенчәлекле формат һәм фестивальнең афишасы аны илнең мәдәни тормышы өчен үзенчәлекле һәм көтеп алынган вакыйга итә. Әлеге иҗади бәйрәм кабатланмас мохит белән озакка истә калыр, иң күңелле тәэсирләр калдырыр дип ышанам. Сезгә чын күңелдән уңышлар, яхшы кәеф һәм иң изге теләкләр телим!”

– Кадерле дуслар, фестивальгә килүегез һәм ярдәм итүегез өчен сезгә зур рәхмәт белдерәм. Шулай ук шәһәр җитәкчелегенә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм, – дип сәламләде алабугалыларны һәм шәһәр кунакларын Борис Березовский.

Тантанада Геннадий Емельянов үз сүзләрен җиткерде, катнашучыларга һәм кунакларга рәхмәт белдереп, яхшы тәэсирләр, күңел күтәренкелеге теләп калды.

– Кадерле алабугалылар һәм шәһәребез кунаклары! Сезне Борис Березовский исемендәге “Алабугада җәйге кичләр” II Халыкара фестивальдә сәламләвемә шатмын. Борис Березовский һәм Игорь Лерманга рәхмәт – нәкъ менә алар мине Алабугада әлеге фестивальне оештырырга үгетләде. Безнең өчен бу мактаулы һәм җаваплы эш, чөнки Борис Березовский кебек музыкантларны бармак белән генә санарлык. Әлбәттә, бу чара Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәменнән башка булмас иде. Әлеге фестиваль Казан дәрәҗәсендә үткәрелә, үткәрелү мәйданчыгы булып Алабуга сайланды, һәм бу куандыра. Катнашучыларга аерым зур рәхмәт. Сәхнәдә 169дан артык кеше чыгыш ясаячак. Фестиваль хәтердә бары яхшы тәэсирләр генә калдырсын, – диде Геннадий Емельянов.

Ирада Әюпова шулай ук барлык кунакларны һәм катнашучыларны сәламләде, рәхмәт сүзен җиткерде. Мәдәният министры фикеренчә, Алабуга республикабызның мәдәни тормышында зур роль уйнавын дәвам итә.

Ачылу тантанасы Надежда Дурова истәлегенә багышланган иде. Сәхнәдә Россиянең атказанган артисты Борис Березовский, телетапшырулар алып баручы, журналист Александр Гордон, Россиянең атказанган артисты Никита Борисоглебский (скрипка), Мариин театрының Приморье сәхнәсенең опера труппасы солисткасы Айгөл Хисмәтуллина (сопрано), Мәскәү филармониясе солисткасы София Каландадзе (арфа), “Губернатор” Ульяновск дәүләт симфоник оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер Илья Дербилов) чыгыш ясады.

– Бу сезонда дүртенче тапкыр чыгуыбыз. Майда без Ижау һәм Воткинск шәһәрләрендә булдык. Воткинск – Петр Чайковскийның туган шәһәре, шуңа күрә “Чайковский илендә музыкаль фестиваль”нең ябылу тантанасында чыгыш ясадык. Ачык һавада чыгыш ясау бик авыр, чөнки анда акустика юк, шуңа күрә алай чыгыш ясарга туры килми диярлек. Концерт залы – бөтенләй башка, ләкин монда фестиваль искиткеч дәрәҗәдә оештырылган, оркестрның ничек урнашуына кадәр җентекләп уйланылган, шуңа чын иҗади атмосфера хөкем сөрә. Минем уйлавымча, дуслар җыелган сәхнәдә генә, бергә эшләргә уңайлы була. Менә бүген дә дүрт солист чыгыш ясый, алар барысы да йолдызлар. Алар бер сәхнәдә җыелса, бу – зур бәйрәм. Татарстан хакимияте мондый проектны хуплый икән, бу бик яхшы. Ә Борис Березовский белән беренче сезон гына чыгыш ясыйм, безнең аралашу дәвам итәр дип ышанабыз. Борис Березовский күбрәк мөстәкыйль рәвештә оркестр белән чыгыш ясый, шуңа күрә бу – минем өчен зур дәрәҗә. Алабугага беренче тапкыр килүем, биредә искиткеч мохит, – дип сөйләде “Губернатор” Ульяновск дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры Илья Дербилов.

Кичә программасында Ульяновск дәүләт симфоник оркестры башкаруында Петр Чайковскийның “1812 ел” дигән тантаналы увертюрасы үзәк урынны алды. Улан киемнәрендәге җайдаклар белән ат йөреше һәм бер үк вакытта чыңлаган Алабуга чаңнары озак вакыт хәтерләрдә калачак әле. Тантана бәйрәм фейерверкы белән тәмамланды.

Тамашачылар әлеге күренекле музыкантларның чыгышын зур ләззәт белән тыңлады. “Алабугада җәйге кичләр” гадәти булмаган формат белән, ачык һавада үтүе белән аерылып тора. Музыкантлар чыгыш ясый, теләгән һәркем,   чирәмдә дә урнашып, классик музыка дөньясына чума. Тыңлаучылар арасында алабугалылар гына түгел, республикабызның төрле шәһәрләреннән килүчеләр дә бар.   

Бу көннәрдә Алабугада төрле жанрдагы музыкаль әсәрләр яңгыраячак, үткән елны фестиваль дүрт көн булса, быел ул биш көн дәвам итәчәк. Шул ук вакытта кичәләрнең һәркайсы аерым темага багышланган. 11 июль программасы “Барокко уены” дип аталган. Анда Россиянең, Франциянең, Шотландиянең танылган музыкантлары чыгыш ясады. Бүгенге җәйге кич “Джаз һәм ул гына түгел...” дип атала. Ул сәхнәдә Россия, Германиядән башкаручыларны җыячак. 13 июль “VIVAT, YAMAHA!” дип исемләнгән, 14 июль көнне фестивальне ябу тантанасы булачак. Кичәгә килгән кунаклар өчен Татьяна һәм Сергей Никитиннар башкаруында җыр, Игорь Лерманның камера оркестры, кельт арфасы, баян, скрипка кебек инструментларда музыкаль күренешләр яңгырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев