Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада җылылык челтәрләрендәге авария белән көрәшүчеләрне бүләкләделәр

ПТС электрогазосварщиклары Николай Белоусов һәм Фәргат Мортазин җылылык челтәрләрен, кышкы салкынга игътибар итми, берничә сәгать эчендә төзекләндерде.

Бүген шәһәр планеркасында Алабуга районы башлыгы узган шимбәдә җылылык челтәрләрендә килеп чыккан авария белән көрәшүчеләрне бүләкләде. 
Җылылык челтәрләре хезмәтендә электрогазосварщик булып эшләүче Николай Белоусов һәм «Алабуга җылылык челтәрләре» җәмгыятенең диспетчерлык хезмәте электрогазосварщигы Фәргат Мортазинга рәхмәт белдерелде.
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерде. 
Исегезгә төшерәбез, җылылык трассасында авария шимбә, 5 декабрьдә булды. Ул көнне шәһәрнең 10 микрорайоны җылытусыз калды. Хезмәткәрләр өч сәгать эчендә 9 микрорайонга җылылык бирә алды. Тулысынча авария нәтиҗәләре 6 декабрь көнне иртәнге сәгать өчтә бетерелде. Шул ук вакытта Алабуганың 4нче микрорайонына да җылылык бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев